Портал:Сайланган эчтәлек
|
| Портал:Порталлар | Портал:Сайланган эчтәлек | Портал, нәрсә ул? | Проект:Порталлар |
| Википедия авторлары максаты күп мәкалә язу түгел, ә сыйфатлы мәкаләләр язу. Шуңа күрә мәкаләләр махсус бүләкләр алалар. | |||||||
| Татар Википедиясенең иң яхшы һәм сыйфатлы мәкаләләре. Алар югары сыйфат стандартларына ия һәм һәр мәкаләгә үрнәк булып тора. | Бу Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләре, ләкин ниндидер сәбәпләр буенча, алар сайланган дәрәҗәсендә түгел. | ||||||
| Зәй районы (рус. Заинский район) — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Территория Республиканың көнчыгышында — Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнбатыш битендә урнашкан. Административ үзәге — Зәй шәһәре. Зәй сүзе иске татар телендә елга дигәнне аңлата. 2020 ел башына районда 53 698 кеше яши, шуларның 39 887се — шәһәр халкы, 13 811е — авыл халкы. Район икътисадының нигезе — сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы — 1221,49 км2. Район территориясендә Идел буендагы иң эре ДРЭС — Зәй ГРЭСы урнашкан. XI гасырда Чишмә һәм Зәй елгалары арасында Идел буе Болгарының көнчыгыш чиге уза. Урта гасырларда Зәй районы территориясе буенча Бөек ефәк юлыннан борынгы Сюдумга кадәрге аерылган өстәмә юлы уза. XVII гасыр уртасында Кама аръягында Кама аръягы сызыгы төзелә башлый. 1652 −1656 елларда Рус дәүләте, Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Кама аръягы җирләрендә чик буе ныгытмалары төзүгә керешә, шуларның берсе — Зәй крепосте. Бер үк вакытта бу якларга урс патшасы иген игүчеләрне күчереп утырту башлана, шулай ук чик буен саклау өчен патшага тугрылыклы булган кораллы сугышчылар да җибәрелә. Мондагы уңдырышлы җирләрне патша үзенең морзаларына һәм тугрылыклы хезмәткәрләренә бүлеп бирә һәм Россиянең үзәгеннән, башка төбәкләреннән крепостной крестьяннарны күчереп утыртуга рөхсәт бирелә. Зәйгә күчеп килүчеләрнең күбесе казаклар булып исәпләнә, шунлыктан алар күп кенә чикләүләрдән азат ителә. | Воскресенское (тат. Воскресенски) — элеккеге авыл, хәзер — Казан составында аз катлы төзелешле бистә (торак массив). Воскресенское бистәсе Казанның Идел буе районы территориясендә, Урта Кабан күленең көнбатыш ярында, Ишкәкле спорт төрләре үзәге каршында урнашкан. Воскресенское авылының төньяк чиге бистә читеннән Кабан күле белән Техника урамы арасындагы 100 метрлы җир буйлап уза. Поселокның көнбатыш чиге башта Техника урамы буйлап бара, аннары сынык сызык белән аз катлы поселок төзелеше һәм җитештерү билгеләнешендәге территорияләр арасында уза, аларның бер өлешен 1 нче Тегү фабрикасы һәм Казан электротехника заводы (КЭТЗ) били. Воскресенское авылының көньяк чиге Аркылы-Күпер һәм Авангард урамнары буйлап Урта Кабан күле ярына чыгып, күп катлы йортлар буйлап уза. Хәзерге вакытта Воскресенское бистәсе территориясе Казан ҖЭҮ-1 территориясеннән килүче һәм Урта Кабан күленә коючы агым белән үзара бүленгән ике өлештән тора. Бу агым суны читкә җибәрә торган канал булып тора, элек аңа җылылык электр үзәге эшләп чыгара торган артык җылы су агызыла. Каналның төньякка таба Воскресенское авылы барлыкка килгән бистәнең тарихи өлеше урнашкан. Бистә XVII гасырдан бирле Воскресенское исеме астында билгеле, ул вакытта авыл статусы булган. Аның исеме биредә урнашкан чиркәү исеменнән килеп чыга.
| ||||||
|
| ||||||
| Andrey Makareviç (рус. Андрей Вадимович Макаревич) (11 dekäbr 1953, Mäskäw) - Sovet häm Räsäy cırçısı, muzıkantı, şağire, rässame, prodüsere, rok-törkeme "Maşina Vremeni" citäkçese, Atqazanğan Räsäy artistı (1991), Xalıq Räsäy artıstı (1999) A. Makareviç 11 dekäbrendä 1953 yılda Mäskäwdä tuğan. Ätise Vadim Makareviç (belorus-polyak milläte) - Böyek Watan suğışınıñ veteranı, suğış ğäribe, Karel frontında qatnaşuçı, suğıştan soñ näqeşçe häm uqıtuçı bulıp eşlägän. Änise Ninä Makarevıç (Şuylovıç, yähüd milläte) - tabibä (ftiziätr) bulıp eşlägän.
| ||||||



.jpg/250px-Озеро_Багряж_-_panoramio_(4).jpg)

_в_ХIХ_веке_(до_перестройки_в_1893_году).png/250px-thumbnail.png)


